24 сентябрьдә Алабуга муниципаль районындагы “Астра” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә “Г.Тукайның әкиятләре” дигән викторина үтте.
Аның максаты халык әдибе Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты белән танышу.
Шөгыль башында балалар Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты белән танышты. Аннары аның әкиятләре буенча викторина үтте.
Чараның ахырында балалар белән “Г.Тукайның әкиятләре" дигән рәсем конкурсы үтте. 23 бала үзләренең белемнәрен ныгытты һәм киңәйтте.