Алабуганың өлкән сыйныф укучылары агач эшкәртү заводында

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе

21 нче сентябрьдә һөнәри юнәлеш бирүче «Ориентир» кинотеатры проекты кысаларында Алабуга халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Кастамону Интегрейтед вуд индастри» ҖЧҖ заводына экскурсия оештырды. Чара Алабуга районы предприятиеләрендә кирәкле эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән.

10 нчы мәктәпнең 28 өлкән сыйныф укучысы заманча агач эшкәртү производствосында булды. Завод цехларында укучыларга МДФ-панельләр, агач идән капламнары, ДСП, ОСП эшләнүнең тулы циклын күрү мөмкинлеге туды. Завод белгечләре белән аралашу барышында экскурсиядә катнашучылар һәр технологик операциянең эшләү үзенчәлекләрен белде. Балалар агрегатларның, манипуляторларның, роботларның, автоматлаштырылган линиянең эш барышын кызыксынып күзәтте. Инженерлар булачак чыгарылыш сыйныф укучыларының күпсанлы сорауларына җавап бирделәр.

Экскурсия нәтиҗәләре буенча, заманча производство хезмәткәрләрнең һөнәри сыйфатына югары таләпләр куя, югары технологияле эшче һәм инженер һөнәрләренә мохтаҗ, дигән нәтиҗә ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International