2019 елның 3-20 сентябрендә Татарстан Республикасында инвалидлар һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чиклеләр арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс-2019»V Милли чемпионатының төбәк сайлап алу этабы узды. Ярышлар республиканың һөнәри белем бирү оешмалары базасында оештырылган 23 ярыш мәйданчыгында 46 компетенция буенча узды.
Һәр компетенциядә катнашучылар өч категория буенча ярышты: «мәктәп укучылары», «студентлар», «белгечләр».
«Абилимпикс» республика чемпионатында 14-65 яшьләрдәге 450 дән артык кеше катнашты, шул исәптән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының тернәкләндерү үзәкләреннән 20 кеше («Умырзая», «Солнечный», «Астра», «Өмет чаткысы», «Изгелек», «Милосердие»). Укучылар арасында призлы урыннарны Артур Журавлев, Әмәл Гузәйров һәм Руслан Дудин алды.
Төбәк сайлап алу этабына йомгак ясаганда министр урынбасары Гадел Мөбәрәкшин катнашты.