Зәй районы авыл мәктәпләрендә һөнәри юнәлеш бирүче чаралар уза

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе

Зәй халык мәшгульлеге үзәге белгечләре Александр Бистәсе, Бохарай, Аксар һәм Югары Шипкә мәктәпләрендә 8-9 сыйныф укучылары өчен «Һөнәр сайлау» дип исемләнгән һөнәри юнәлеш бирүче чара үткәрде.

Укучыларга һөнәри юнәлеш бирү – мәшгульлек хезмәте белгечләре эшендә иң мөһим юнәлешләренең берсе. Аның төп максаты - укучыларга булачак һөнәрне дөрес сайларга ярдәм итү.

Профконсультант Ләйсән Бәһәветдинова укучыларга хезмәт базарындагы хәл һәм Зәй районында бүгенге көндә иң кирәкле һөнәрләр турында сөйләде.

Чара барышында катнашучылар һөнәр сайлауда уңыш формуласын билгеләде, Е.Климов классификациясе белән танышты. Чара ахырында укучылар тест үтте, аның нәтиҗәләре буенча һөнәр сайлаганда  нинди юнәлешкә ориентлашырга кирәклеген билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International