Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итү уңаеннан Баулы муниципаль районы "Шәфкать" үзәгендә өлкәннәрне котладылар. Котлау сүзләре белән 5 нче мәктәпнең тәрбия эшләре буенча урынбасары Елесеева Елена җитәкчелегендә укучылар чыгыш ясады.
Балалар әниләргә багышланган дулкынландыргыч шигырь сөйләде, татар биюен биеде, популяр һәм яраткан җырлар башкардылар. Ә яшь армиячеләрнең күрсәтмә чыгышы беркемне дә битараф калдырмады. Яшь артистлар барысын да үзләренең талантлы башкарулары белән сокландырды, шуңа күрә күп кенә тамашачылар концерттан соң таралышырга теләмәде һәм яраткан җырларын җырлавын дәвам итте. "Благодарение" фонды волонтерлары үз куллары белән ясалган открыткалар бүләк итте. Бәйрәм дәвамында өлкәннәр үз адресларына нык сәламәтлек, яхшы кәеф, актив озын гомер теләкләрен ишеттеләр.