Казанның Дәрвишләр бистәсендәге акылга зәгыйфь балалар интернат-йортында балаларда АДК чаралары ярдәмендә коммуникация күнекмәләрен формалаштыру буенча зур эш алып барыла. Баланы аралашырга өйрәтү - балалар йорты хезмәткәрләре алдында торган мөһим бурыч.
"Тигез хокуклы" программасын тормышка ашыру уңаеннан Дәрвишләр акылга зәгыйфь балалар интернат-йорты "Мин әйтәм!" проекты грант отты. Проектның максаты - ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган һәм балалар интернат-йортларында тәрбияләнүче балаларда альтернатив һәм өстәмә коммуникацияләр чараларын кулланып коммуникатив күнекмәләр формалаштыру. Программаны тормышка ашыру вакыты – 1,5 ел.
"Мин әйтәм!" белгечләргә практикага кертелә торган бик күп файдалы мәгълүмат бирә, шул рәвешле балаларда әйләнә-тирә дөнья белән хезмәттәшлек итәргә өйрәнү мөмкинлеге барлыкка килә.
"Мин әйтәм!" проекты кысаларында балалар уен мәйданчыгына, азык-төлек һәм балалар кибетләренә, фонтан янына барды. Анда балалар альтернатив коммуникация карточкалары ярдәмендә әйләнә-тирә дөнья белән аралашты. Шулай ук балалар Олы Дәрвишләр авылына да сәяхәт кылды.
Сатучылар һәм үтеп баручылар бик теләп балалар белән элемтәгә керде. Кешеләр өчен АДК ярдәмендә аралашу - бу ниндидер яңалык һәм бик үк аңлаешлы түгел. Әмма аларның йөрәгендә һәм гамәлләрендә аңлау, ярдәм, хуплау, кайгыртуга һәм мәхәббәткә мохтаҗ булган балаларга карата җылы карашны күрү күңелле.