Әлмәт гаиләләренә алимент түләтү мәсьәләсе буенча консультация бирелде

2019 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

1нче октябрьдә Әлмәт районындагы иҗтимагый яклау идарәсендә балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләргә алимент түләтү мәсьәләләре буенча бердәм хокукый ярдәм көне үткәрелде.

Әлеге чарада хокукый яклаучы Гөлнара Гыйрфанова, Әлмәт шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең эшкә урнаштыру бүлеге әйдәп баручы тикшерүчесе Регина Аймәтова, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының "Кайгырту" идарәсе белгече Хәмидә Салиева  катнашты.

Барлыгы балигъ булмаган балалар тәрбияләүче, элеккеге ирләре алимент түләмәгән 2 хатын-кызга консультация бирелде. Барысына да килеп туган мәсьәләләрне чишү юллары тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International