Менделеевскида яшәүчеләргә 100дән артык вакансия тәкъдим иттеләр

2019 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Менделеевск халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.

Әлеге чарада 8 предприятие вәкилләре катнашты. ярминкәгә килүчеләргә 100 дән артык вакансия тәкъдим ителде, алар арасында тегү җиһазлары операторлары,  электр җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча электромонтерлар, слесарь-ремонтчылар, эретеп ябыштыручылар, балта осталары,  кондитерлар, кассирлар, официантлар, кухня эшчеләре һәм башкалар бар иде. 

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә исәптә торучы эшсез гражданнар, шулай ук башка эш эзләүче гражданнар вакансияләр ярминкәсенә килде. Чарада барлыгы 54 кеше катнашты, шул исәптән пенсия яшендәге һәм пенсия яшенә якынлашучы 8 кеше. Әңгәмә нәтиҗәләре буенча эшкә урнашуга 14 юллама бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International