Зәйнең “Шатлык”  үзәгендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм 

2019 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Зәй муниципаль районы “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.

Концерт башланыр алдыннан район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, Татарстан Республикасы  Зәй муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина һәм учреждение директоры Людмила Симонова өлкәннәрне бәйрәм белән котлады.

“Пульс” клубы лидерларына Зәй муниципаль районы башлыгы исеменнән актив тормыш позициясе, хезмәтләре һәм клуб эшен оештырган өчен рәхмәт хатлары тапшырылды.

“Энергетик" мәдәният йорты артистлары һәркемгә бәйрәм кәефе бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International