Әлмәт волонтерлары өлкәннәрне бәйрәм белән котлады

2019 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Әлмәтнең "Кайгырту" халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы "Волонтер" ирекле ярдәмчеләр үзәгендәгеләр Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Өлкәннәр көненә багышланган хәйрия концертында катнашты. Әлеге концертны "Постройка+" журналы мөхәррире Марина Гайнетдинова оештырды.

Өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга хөрмәт, кешелекнең иң мөһим принципларыннан берсе. Шуңа күрә алардан баш тартмаска, ә тормышларында актив катнашу бик мөһим. "Волонтер" үзәге ирекле ярдәмчеләре әнә шундый принцип белән яши һәм әлеге чарада бик теләп катнашырга булдылар.

Хәйрия концерты җыелучыларга якты хисләр бүләк итте, интернатта яшәүчеләрнең күбесе ирекле ярдәмчеләр белән бик теләп җырлады, авырулар янына палатага ирекле ярдәмчеләр үзләре керде, чәчәкләр һәм елмаюлар бүләк итте.

Мондый сәфәрләр нигезендә ирекле ярдәмчеләр тормышка башкача карый башлый, бу үзенә күрә кыйммәтләрне яңадан бәяләү дигән сүз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International