Алабугада "Табиб белән саф һавада йөрү" проекты старт алды

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

Өлкән буынның тормыш сыйфатын күтәрү һәм актив гомер озынлыгын арттыру максатларында,  4 нче октябрьдә Алабуга шәһәренең "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә "Табиб белән саф һавада йөрү" проекты рәсми рәвештә старт алды. Әлеге проект "Танар" гаилә клиникасы белән берлектә тормышка ашырыла. 

Проект кысаларында төрле белгечлек табиблары лекцияләр укыячак, урман-парк зонасында коллектив сәяхәт вакытында табиб сорауларга җавап бирәчәк, скандинавия йөреше буенча дәресләр үткәреләчәк.

"Табиб белән саф һавада йөрү" - Алабуга шәһәре халкы арасында сәламәт яшәү рәвеше идеяләрен пропагандалаучы хәйрия сәламәтләндерү-агарту хәрәкәте. "Табиб белән саф һавада йөрү" проектының идеологы һәм җитәкчесе - табиб-педиатр, ТР атказанган табибы – А.Зотов, ул күп еллар дәвамында профилактика һәм сәламәт яшәү рәвеше мәсьәләләре белән шөгыльләнә.

Проектның беренче катнашучылары 17 өлкән кеше, алар арасында 5 өйдә социаль хезмәт алучы да бар. Алар социаль хезмәткәрләр белән берлектә скандинавия йөреше белән шөгыльләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International