Республиканың авыл хуҗалыгы предприятиесе 7,3 млн. сумнан артык хезмәт хакы буенча бурычын түләде

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт идарәсе, җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән хезмәттәшлектә хезмәткәрләрнең хезмәт хокукларын саклауны үз вакытында һәм тулы хезмәт хакы белән тәэмин итү эшен дәвам итә.

Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләрендә хезмәт хакы буенча бурычлар кайтарыла. Яңа Чишмә муниципаль районы предприятиесендә хезмәт хакы буенча әҗәтен түләде.

Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче"Закрома" ҖЧҖ үзенең 235 хезмәткәр алдында 7 349,948 мең сумлык бурычын каплады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International