Республикада өлкәннәр декадасы уңаеннан чаралар дәвам итә. 4 нче октябрь көнне Биектау «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге бинасында социаль тармак ветераннары катнашында чара узды. Социаль яклау бүлеге башлыгы Гүзәл Минаева һәм комплекслы үзәк директоры Рафис Газизов кунакларны бәйрәм белән котлады, сәламәтлек, иминлек һәм бәхет теләделәр. Тармак ветераннары өчен чәй өстәле әзерләнгән иде, аннан соң барысына да азык-төлек җыелмасы тутырылган пакетлар тапшырылды.
Ә Алабуга районында өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортның «Алтын яшь» отряды активистлары «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә узган «Буыннар дуслыгы» бәйрәм чарасында катнашты.
Бәйрәм программасыннан соң «Астра» үзәге хезмәткәрләре өлкәннәрне чәй табынына чакырды, анда чәй табыны артында тагын бер кат барысын да бәйрәм белән котладылар, сәламәтлек, иҗади уңышлар һәм күтәренке кәеф теләделәр.