Өлкәннәр декадасы кысаларында «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре Тәтеш районы үзәк хастаханәсе белгечләре белән берлектә мәрхәмәт акциясе үткәрделәр.
Зәй шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә пенсия алды һәм пенсия яшендәге гражданнар, шулай ук озак эшләмәүче һәм эшсезләр өчен махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәсе узды.
Картлар декадасы уңаеннан Менделеевск "Өмет яры" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече М. Иванова әби өчен открытка ясау буенча мастер-класс үткәрде. Бу инициативаны мөмкинлеге чикле бала үз әбисен сөендерер өчен күрсәтте.
5 октябрьдә Биектау районының "Биектау" спорт комплексы территориясендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.
Яңа Чишмә картлар һәм инвалидлар интернат-йортында өлкәннәр декадасы дәвам итә.
Өлкәннәр декадасы уңаеннан Буа муниципаль районы Ветераннар (пенсионерлар) советы президиумы әгъзасы, "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге карамагындагы Гариф Латфулла улы Сафиуллинны Халыкара өлкәннәр көне белән котладылар.
8 нче октябрь көнне Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту культурасы буенча актуаль чара уздырылды.
Түбән Каманың «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында «Кояшлы шәһәр» программасы кысаларында «Үз шәһәреңне беләсеңме?»,- дигән викторина үткәрелде.
Өлкәннәр декадасы уңаеннан Түбән Каманың "Веста" үзәгендә хезмәт буенча инструктор Лариса Евстратьева тарафыннан 6-12 яшьлек 19 бала арасында "Олы яшьтәгеләрне данлыйбыз" дигән темага рәсем конкурсы уздырылды. Аның максаты: иҗади фикерләүне, зәвыкны үстерү, гүзәллекне эстетик яктан кабул итү, өлкән яшьтәге кешеләргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру.
"Стимул" программасы уңаеннан Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерлә социаль приютында тәрбияләнүчеләр "Drive kart" картинг-клубында булды. Анда алар спорт машиналары белән үзләре идарә итте. Бу балалар өчен зур сюрприз һәм шатлык булды.