"Наз" приютында тәрбияләнүчеләр - экологик акциядә катнашучылар

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

Урманнар - планетаның үпкәсе, бөтенхалык байлыгы, яшел даруханә. Шуны истә тотып, Әгерҗе районының "Наз" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүче 16 бала "Агач утырт" акциясендә катнашты. Чара 5 октябрьдә, Урман утырту көнендә үткәрелде.

Красный Бор урманчылык участогы   хезмәткәре Фәрит Нигъмәтуллин белән берлектә балалар  “Агач утырт” акциясендә катнашты. Аларның кул хезмәте һәм көче  белән приют җирлегендә декоратив куаклар аллеясе утыртылды. Балалар урманчы хезмәткәренең һөнәре турында һәм бер агачны  утыртып, үстерү өчен  дә күпме көч, хезмәт сарыф итәргә кирәклеге турында да белделәр.  Алар коллектив белән уртак хезмәттән һәм  кызыклы, ягымлы кеше белән аралашудан  бик шат калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International