4 нче октябрьдә Тукай муниципаль районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова район үзәк хастаханәсендә "Йөклеләр өчен арттерапия" темасына багышланган гамәли дәрес үткәрде.
Бәби көтүчеләр белән практик дәрес эмоциональ халәтне рәсем аша гармонияләштерүгә юнәлтелгән иде. Дәреснең төп бурычлары - эчке гармонияне булдыру, борчылу хисен киметү; кәефне яхшырту, уңай эмоцияләр санын арттыру.
Чарада 8 авырлы хатын-кыз катнашты.
Практик дәрес барышында йөкле хатыннар үзләренең эмоциональ халәтен акварель белән ясады, "Ирекле рәсем" техникасы кулланылды, үткәрелгән эш нәтиҗәләре буенча консультация узды.