Тукай районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары Римма Шакирова һәм Айгөл Сәлимова Теләнче Тамак авылындагы өлкәннәр һәм инвалидлар йорты карамагындагылар янына барды.
Әлеге чарада Тукай районы мәдәният бүлеге, Теләнче Тамак мөмкинлекләре чикле балалар интернат-мәктәбе укучылары да катнашты, алар арасында социаль хезмәтләр алучылар да бар иде. Алар бу чарада концерт номерлары белән чыгыш ясады.
Әлеге чарада 43 Теләнче Тамак авылы өлкәннәр һәм инвалидлар йорты карамагындылар, Теләнче Тамак мөмкинлекләре чикле балалар интернат-мәктәбеннән 10 балигъ булмаган бала, 3 волонтер, 1 спонсор катнашты.
Чара уеннар, концерт номерлары, күңел ачу программасы белән берлектә алып барылды. Алар шигырьләр тыңлады, җырлады, биюләр карадылар һәм викторина сорауларына җавап бирделәр. Очрашу дустанә һәм җылы шартларда узды. Чаллы шәһәренең "Инклюзив мохит" яшьләр оешмасы хәйриячесе Азхат Хаҗиев тарафыннан бүләкләр һәм призлар тапшырылды.