Хезмәт күрсәтүче персоналның гадәттән тыш хәл килеп чыкканда гамәлләрен камилләштерү һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнарны эвакуацияләү буенча өйрәнүләр максатыннан 7 октябрь көнне Тәтеш шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йортында уку күнекмәләре үткәрелде.
Барлыгы хезмәт күрсәтүче персонал, янгын сүндерүчеләр көче белән 22 кеше һәм персонал арасыннан 12 кеше эвакуацияләнде. Кыска вакыт эчендә шартлы янгын бетерелгән иде.
Профилактик чара барышында учреждениедә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүгә аерым игътибар иттеләр: янгын сүндерү җиһазларының булуы һәм төзеклеге, эвакуация юлларының һәм норматив документларның таләпләренә туры килүе, эчке һәм тышкы янгынга каршы су белән тәэмин итү системаларының төзеклеге. Өйрәнү-күнегү эвакуациясе тәмамлангач, янгын саклау белгечләре персонал белән инструктаж үткәрде, анда янгын вакытында гамәлләр алгоритмын җентекләп карадылар. Барысына да белешмәлек таратылды.
Янгынга каршы ведомство хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, персонал да, интернат-йортта яшәүчеләр дә гадәттән тыш хәл булган очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен беләләр һәм аларны практикада дөрес кулланалар.