"Веста" үзәге балалар рәсемнәре белән бизәлде

2019 елның 8 октябре, сишәмбе

Өлкәннәр декадасы уңаеннан Түбән Каманың "Веста" үзәгендә хезмәт буенча инструктор Лариса Евстратьева тарафыннан 6-12 яшьлек 19 бала арасында "Олы яшьтәгеләрне данлыйбыз" дигән темага рәсем конкурсы уздырылды. Аның максаты: иҗади фикерләүне, зәвыкны үстерү, гүзәллекне эстетик яктан кабул итү, өлкән яшьтәге кешеләргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру.

Очрашу башында инструктор балаларга 1 октябрь көнне бөтен дөньяда өлкәннәр көне билгеләп үтелүен, өлкән буынга сабырлыклары, мәхәббәт, игелеклелек, кайгыртучанлык һәм наз өчен рәхмәт белдерергә кирәклеген искә төшерде.

Шулай ук балалар белән әби-бабайларының исемнәрен искә төшерделәр. Аларның элек кем булып эшләүләре, хәзер нәрсә белән шөгыльләнүләре турында әңгәмә үткәрелде. Балалар зур хөрмәт белән үзләренең якын кешеләре турында сөйләде, бергә яшәүләренең якты мизгелләрен искә төшерделәр. Аннан хезмәт буенча инструктор әби-бабаларының портретларын ясарга тәкъдим итте. Рәсемнәрне балалар карандашлар, краска, фломастер белән ясады.

Барлык рәсемнәр арасында иң яхшы эшләр сайлап алынды һәм үзәк фойесында күргәзмә оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International