Өлкәннәр декадасы уңаеннан Буа муниципаль районы Ветераннар (пенсионерлар) советы президиумы әгъзасы, "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге карамагындагы Гариф Латфулла улы Сафиуллинны Халыкара өлкәннәр көне белән котладылар.
Ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе З.Хөснетдинова һәм "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече М.Кулеева ветеранга азык-төлек пакеты тапшырды, нык сәламәтлек, рухи күтәренкелек һәм озын гомер теләде.