8 нче октябрь көнне Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту культурасы буенча актуаль чара уздырылды.
Чараның максаты - җәмгыятьтә яхшы манералар, игелеклелек тәрбияләү.
33 социаль хезмәт алучы балалар өстәл артында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча викторинада катнашты. «Этикет әлифбасы» дигән презентация карадылар, уен формасында табын әзерләргә, кунакларны каршы алырга өйрәнделәр.
Инвалид балалар өчен мондый чаралар бик кирәк, чөнки мөмкинлекләре чикле балалар җәмгыятьтә һәм социумда мәдәни кеше булырга омтыла.