5 октябрьдә Биектау районының "Биектау" спорт комплексы территориясендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.
Биектау муниципаль районындагы “Өмет” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре тарафыннан "социаль такси" эше оештырылды. "Социаль такси" эше өлкән яшьтәге гражданнар, пенсионерлар һәм инвалидларга сатып алынган авыл хуҗалыгы продукциясен бушлай таратудан гыйбарәт. Барсы да бик канәгать калды һәм үзләренә күрсәтелгән ярдәм өчен зур рәхмәтләрен белдерделәр.
Хезмәткәрләр көче белән ун капчык бәрәңге, өч сетка суган һәм алты капчык кәбестә ташылды. Шулай ук район ярминкәсендә Үзәк хезмәткәрләре тарафыннан җыелган "Игелек кәрҗине" дә куелган иде. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары ялгыз өлкән яшьтәге гражданнарга бүләкләр тапшырды.