Түбән Каманың «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында «Кояшлы шәһәр» программасы кысаларында «Үз шәһәреңне беләсеңме?»,- дигән викторина үткәрелде.
Тәрбияче Валентина Кулемина белән балалар тарихи даталарны, шәһәр символикасын, предприятиеләр турында, урам исемнәре тарихын, истәлекле урыннар, һәйкәлләр, скверлар һәм парклар, музейлар, спорт клублары турында искә төшерде. Аннан соң балалар «Минем Түбән Кама» темасына фотоколлаж ясадылар һәм барыннан да күбрәк шәһәрне яратулары турында сөйләделәр.
«Мондый чаралар балаларда патриотик хисләр, туган шәһәргә, туган якка мәхәббәт, үз халкының мәдәни мирасына хөрмәт һәм ихтирам хисләре тәрбияли», - дип нәтиҗә ясады приют тәрбиячесе Рәйсә Алпыспаева.