Яңа Чишмә картлар һәм инвалидлар интернат-йортында өлкәннәр декадасы дәвам итә.
Район үзәк китапханәсе волонтерлары социаль хезмәтләр алучылар белән музыкаль кичә үткәрде. Волонтерлар - балалар сәнгать мәктәбе педагоглары иң яхшы музыкаль номерлары әзерләде һәм акварель буяулар белән рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрде.
Бәйрәм чараларына интернат-йортның элеккеге хезмәткәрләре чакырылды, алар өчен чәй өстәле оештырдылар. Социаль хезмәт алучылар Казанның "Хәзинә" милли сәнгать галереясында булды. Алар өчен "Казан иконасы тарихы" дигән лекция оештырылды. Күргәзмә буенча экскурсия узды, анда 15 илдән килгән рәссамнарның эшләре тәкъдим ителгән,
Яңа Чишмә урта мәктәбенең беренче сыйныф укучылары интернатта яшәүчеләр өчен бәйрәм концерты күрсәтте.