"Асылташ" приютында тәрбияләнүчеләр картингларда юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнде

2019 елның 8 октябре, сишәмбе

"Стимул" программасы уңаеннан Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерлә социаль приютында тәрбияләнүчеләр "Drive kart" картинг-клубында булды.  Анда алар спорт машиналары белән үзләре идарә итте. Бу балалар өчен зур сюрприз һәм шатлык булды.

Узыш алдыннан катнашучылар юл йөрү кагыйдәләрендә көч сынашты, аннан соң картинг белән идарә итүдә үз көчләрен сынап карадылар.

Трассаның текә борылышларында балалар үзләрен чын узышчылар итеп тоя алды. 

Яңа пилот Эльдар Ш. үзенең тәэсирләре белән уртаклашты: "Безгә инструктаж үткәрделәр, форма бирделәр. Спорт машиналарына утырганда бераз куркыныч та булды. Әгәр машинаны һәм юлны тойсаң, картинг белән идарә итү бер рәхәткә әверелә".

Соңыннан балаларны клуб администрациясеннән зур тәмле торт белән бәйрәм өстәле рәвешендә күңелле сюрприз көтте.

Тәрбияләнүчеләр клуб җитәкчесе Хәлиуллин Илдар Гомәр улына яхшы ял өчен рәхмәт белдерде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International