ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 9 октябренә республикада эш белән тәэмин итү үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 10 733 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 44 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,53 % тәшкил итә.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Яшел Үзәндә рәсми рәвештә теркәлгән 531 эшсез кеше исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 22 кешегә кимрәк.

10 октябрьдә Татарстан башкаласында "Сәламәтлек индустриясе. Казан" 13 нче махсуслаштырылган күргәзмә кысаларында кибатлетика буенча "Казан-2019" ачык беренчелеге узачак. Әлеге ярышлар "Кибатлетика яңа мөмкинлекләр ача" проекты кысаларында үткәрелә, ул Россиянең кайбер шәһәрләрендә Президент грантлары конкурсы лауреаты – "Кибатлетика" тернәкләндерү техник чараларын эшләүчеләр һәм тәэмин итүчеләр берлеге тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Өлкәннәр декадасы уңаеннан Югары Ослан муниципаль районында  “Өмет утраучыгы” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре "Әби базы" дигән акция уздырды.

"Здравушка" тернәкләндерү үзәгендә Казан федераль университетының физика-волонтерлары булып китте. Кунаклар "Өйрәнелмәгән дәресләр иленә сәяхәт"дигән күңел ачу-танып белү программасын тәкъдим иттеләр.

Язу күнекмәләре бала чакта ук формалаша,  ә инде язуга  ныклап торып өйрәнү һәм матур итеп яза алу, ул бала үскән саен озак вакытлар аралыгында формалашып бетә. Шул уңайдан Әгерҗе районы “Наз” приютында тәрбияче Надежда Шишкина җитәкчелегендә   5-8 яшьлек балалар өчен “Акыллы бармаклар” исемле яңа программа гамәлгә ашырыла.

8 октябрендә Биектау муниципаль районындагы "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге нең 15 социаль хезмәткәр өчен цифрлы телетапшырулар кабул итү өчен җиһазлар урнаштыру һәм көйләү буенча кабат укыту курслары үткәрделәр.

8 нче октябрьдә Сарман районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эш бирүчеләр катнашында юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр тарафыннан инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары квоталау турындагы законнарның мәҗбүри таләпләрен бозуларны кисәтү турында семинар үткәрде.


8
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

7 октябрьдә Казан Хезмәт сараеның зур залында Татарстан профсоюз активы республика Хөкүмәте белән очрашты. Әлеге чарада ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да катнашты.

«Хезмәт мигрантларын социаль адаптацияләү һәм интеграцияләүгә комплекслы якын килү системасында юнәлеш бирү курслары» темасына түгәрәк өстәлдә катнашучылар хезмәт мигрантлары өчен курсларны тыңлады һәм РФ законнарын, хокукларны һәм бурычларын, кабул итүче җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту культурасын белүгә анкета сорауларына җавап бирделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International