"Мин әйтәм!" проекты уңаеннан Дәрвишләр акылга зәгыйфь балалар интернат-йортында аралашу чарасы буларак альтернатив һәм өстәмә коммуникацияләрне кертү буенча актив эш алып барыла.
Балалар йортында PECS карталары ярдәмендә аралашу күнекмәләрен үзләштерү юлын визуаль расписаниедән башладылар. Шулай ук PECS карточкалары белән барлык башкарылган эшләр, уеннар, йөрүләр алып барыла. Эшнең нәтиҗәсе куанмаслык түгел – күпчелек балалар кулларына карточка алырга һәм аны өлкәннәргә сузарга өйрәнде, бу инде күп көч сорый торган эш нәтиҗәсе.
Күптән түгел Дәрвишләр интернат-йорты балалары балалар паркында, кафеда, балалар киемнәре кибетендә булды, бу исә көнкүреш шартларыннан тыш PECS карточкаларын куллану өчен тагын бер яхшы сәбәп иде.
Балалар йорты педагогларының алдагы бурычы - балаларны үз ихтыяҗлары турында "сөйләргә" өйрәтү.