"Демография" милли проектын тормышка ашыру уңаеннан башкарма комитетның ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре "Тәтеш балкышы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре белән берлектә Тәтеш шәһәренең Кадет интернат-мәктәбе укучылары белән очрашу үткәрде.
"Гаилә - бәхет ачкычы" дәресе балалар өчен гадәти булмаган шартларда узды. Шулай итеп, дәреснең беренче өлешендә ГХАТ бүлеге җитәкчесе Л. М. Дианова укучыларны бүлек эшчәнлеге, гражданлык хәле актларын теркәү үзенчәлекләре, РФ Гаилә кодексы нормалары, никахлашу белән таныштырды. Балалар милләтара никахлар, иртә никахлар, туучылар һәм үлүчеләр саны күрсәткечләре белән кызыксынды.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Р. Фазылова оештырган диспут барышында яшүсмерләр өчен актуаль булган гаилә кыйммәтләре турында фикер алыштылар. Егетләр һәм кызлар чара барышында актив катнашты.
Дәреснең максаты гаилә кыйммәтләре, гаилә традицияләре турында төшенчә формалаштыру, гаилә институтын күтәрү, үсеп килүче буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү иде.