"Исток-Башлангыч " халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Озак вакыт карау системасы" проектын гамәлгә кертү

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

Октябрьдә Лениногорск районында "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләрен "Озак вакыт карау" системасы проектын гамәлгә кертү уңаеннан яңа укыту циклы старт алды.

Тренер Венера Әхмәтшина Мәскәү шәһәрендә "Картлык шатлыкка" хәйрия фонды базасында аз хәрәкәтләнүче гражданнарны карауны оештыру буенча белем алды.  

2019 елның 3 кварталында әлеге программада 10 социаль хезмәткәр катнашкан иде. Алар үз белемнәрен эшләрендә уңышлы кулланышка кертә.

Яңа уку циклында 16 социаль хезмәткәр катнаша. Аларга шулай ук теоретик белем һәм практик күнекмәләр үзләштерергә туры киләчәк. Программа төрле төшенчәләр белән таныштыра. Мәсәлән кинестетика, гериатрик синдромнары, персоналны белем һәм осталык тербияләү буенча системага салу, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү дефициты булган кешеләрне карау.

Мондый күнекмәләр хәрәкәт итү мөмкинлеге чикле гражданнар өчен куркынычсыз булырга һәм тәрбияләүче персонал хезмәтен җиңеләйтергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International