Яшел Үзән районы авыл мәктәпләре укучылары арасында бизнес-проектлар конкурсы

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

23 октябрьдә Яшел Үзәннең мәшгульлек үзәге “Авылда эшмәкәрлек инициативасы - 2019” бизнес-проектлар конкурсына балаларны җәлеп итү максаты белән Яшел Үзән муниципаль районының Афзал Шамов исемендәге Татар Танае гомуми урта белем бирү мәктәбендә һәм Ачасыр төп гомуми белем бирү мәктәбенә бардылар.

Үзләренең тәҗрибәсе белән уртаклашу, тормышка ашырылган проектлар һәм заманча технологияләр турында сөйләү өчен укучылар белән очрашуга Яшел Үзәннең “Яшьлек” инновацияле яшьләр иҗаты үзәге җитәкчесе Артур Хәйруллин һәм “Яшел Үзән” (“Зелёный Дол”) инвестицияләр үзәгенең туризм буенча җитәкчесе урынбасары Наталья Панкратова килгән иде.

Каюм Насыйри музее хезмәткәрләре белән берлектә конкурсны оештыручылар Ачасыр мәктәбендә балаларга туку эше һәм сувенир продукция ясау буенча мастер-класс үткәрде. Районда Наталья Панкратова җитәкчелегендә экортуризм проекты гамәлгә ашырылуны исәпкә алып, яшүсмерләрнең бу юнәлештә үз бизнес-идеялары белән уртаклашу мөмкинлеге барлыкка килде. Артур Хәйруллин укучыларга эшмәкәрлекнең заман белән бергә атлавына игътибар итәргә кушты, проектлар төзегәндә инновацияле технологияләр кулланырга киңәш бирде,  3D-принтерда детальләр әзерләп күрсәтте. Мәшгульлек үзәге вәкиле “Яшьлек” яшьләр иҗаты үзәге белгечләре балаларга проектларны эшләү һәм рәсмиләштерүдә зур ярдәм күрсәтәчәк, ә иң яхшы проектлар өчен бүләкләр тапшырылачак, дип билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International