"Уңайлы мохит" тоталь тестына әзерлек максатыннан вебинарлар үткәрү планлаштырыла. "Инвалидлыгы булган кешеләр белән аралашу һәм ситуацион ярдәм күрсәтү буенча тәкъдимнәр" темасына әзерлек вебинары 1 ноябрь көнне 10.00 сәгатьтә була.
Вебинар Россия Федерациясе субъектларының сәүдә һәм җәмәгать туклануы өлкәсендәге объектларның һәм хезмәтләрнең инвалидлар өчен үтемлек күрсәткечләрен арттыру буенча чаралар планын ("юл карталарын") үтәү мәсьәләсе буенча селектор киңәшмә кысаларында узачак. Вебинарда инвалид кешеләр белән аралашуның әхлакый-этик һәм психологик аспектларын, алар катнашында низаглы мәсьәләрне хәл итү үзенчәлекләрен карау планлаштырыла. Шулай ук "Уңайлы мохит" тоталь тестының карары буенча тәкъдимнәр игълан ителәчәк, ул 3 декабрьдә 10.00 сәгатьтә булачак.
http://xn----7sbaqbevmv7c5i.xn--p1ai/total-test/. сылтама буенча теркәлергә кирәк.