«Изгелек» үзәгендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Брейн-ринг» интеллектуаль уены

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

28 нче октябрьдә Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Ника» яшьләр клубы активистлары, Татарстанның «Спорт хәрәкәте» инвалидларның төбәк иҗтимагый оешмасы ярдәме белән «Брейн-ринг» интеллектуаль уены үткәрде. 

Чараның максаты: мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында интеллектуаль уеннарны популярлаштыру, интеллектуаль ял формаларын, мәнфәгатьләр даирәсен киңәйтү.

Яшьләр клубы җитәкчесе һәм программаны алып баручы Марат Закиров, бәйрәм алды уенын башлаганчы, теманы яңгыратты һәм катнашучыларны әлеге истәлекле дата белән котлап, барысына да уңышлар һәм лаеклы җиңү теләде. Бу очрашуда 5 команда, һәрберсендә алтышар уенчы катнашты.  Тамашачы-җанатарлар өчен дә җитди сораулар һәм биремнәр әзерләнгән иде.

Ярыш җанлы барды, катнашучылар уен белән мавыкты. Командада эшли белү һәм бер-берсенә ярдәм итү аларга авыр биремнәрне үтәргә, үз сәләтләрен тормышка ашырырга, белемнәрен һәм осталыкларын күрсәтергә ярдәм итте.  Биремнәр арасындагы тәнәфесләрдә социаль хезмәт алучылар үзләренең җырлар башкару сәләтләрен күрсәтте.

Уен нәтиҗәләре буенча жюри барлык биремнәр суммасы буенча күбрәк очко җыйган җиңүчеләрне билгеләде. «Чишмә» командасы фикерләү тизлеге белән аерылып торды, тиз һәм стандарт булмаган карарлар таба белүе белән 1 урынны яулады.  «Торналар» командасы  икенче урын, «Дуслык» - өченче, «Тюлпаннар» - дүртенче һәм бишенче  урын  «Сары мәтрүшкә» командасына калды. Барлык җиңүче командаларга да истәлекле призлар, ә тамашачыларга татлы бүләкләр тапшырылды.  

Чара ахырында катнашучылар кызыклы, мәгълүмати уенда катнашудан алган тәэсирләре белән уртаклашты һәм истәлеккә фотога төштеләр. Чарада 40 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International