2019 елның 1-5 ноябрендә Яшел Үзән муниципаль районының Васильево шәһәр тибындагы бистәсендә "УНИКС" баскетбол клубының шәһәр читендәге кунакханә-спорт комплексында баскетбол буенча Бөтенроссия ачык турниры узачак. Чара шулай ук, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.
Турнир 2 ноябрьдә ачыла, 10.00 сәгатьтә башлана.
Спорт чарасында Мәскәү, Санкт-Петербург, Чиләбе, Төмән, Ульяновск, Казан командалары – барлыгы 120ләп спортчы катнашыр дип көтелә.