29 октябрь көнне Минзәлә картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен сәяси репрессия корбаннарын искә алу көненә багышланган истәлекле чара оештырылды.
Ленин исемендәге паркта мемориал янында интернат-йорт карамагындагылар ул елларда зыян күрүчеләрне искә алдылар, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар, репрессияләнгәннәрне бер минут тынлык белән искә алдылар.
Әлеге дата уңаеннан Кукмара муниципаль районында да чара узды. Бүгенге көндә районда репрессиягә нисбәтле ун кеше яши. Аларны бүген "Тылсым" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре һәм социаль яклау бүлеге башлыгы Светлана Җамалиева өйләренә барды. Җылы әңгәмә барышында ветераннарга спонсорлар биргән тәмле күчтәнәчләр тапшырылды.