Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Бөгелмә муниципаль районының "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр Һөнәр йортында булды.
Һөнәр йорты осталары балалар белән Татарстан Республикасы символикасы төшерелгән бәйрәм түштамгасы ясау буенча мастер-класс үткәрде. Әлеге чарада 8 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге 15 бала катнашты.
Иҗади остаханәләрдә балалар чүлмәк ясау серләрен үзләштерде, үзләрен яңа эштә - агач кисүдә сынап карадылар.
Биредә балалар үзләре өчен бик күп яңалыклар ачты, һәр балага күңеленә хуш эш табылды. Балалар декоратив-гамәли иҗат белән шөгыльләнергә ярата, ә мондый чаралар укучыларга башлангыч һөнәри юнәлеш бирү өчен кирәк.