Кукмара "Шәфкать" үзәгендә тернәкләнүчеләр иҗади сәләтләрен үстерә

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Кукмара муниципаль районындагы "Шәфкать"  мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү  үзәгендә  "Исәнме, алтын көз!"  дигән чара узды.                               

Балаларга кунакка Көз, Уңыш, Яңгыр әкият персонажлары килде. Балалар белән бергә җиләк-җимеш һәм яшелчәләр тараттылар, аларның тәмен белделәр, тукымадан ясалган борчак җыеп алдылар. Төрле төстәге яфракларны аерым агачларга беркетү өчен дә җитезлек күрсәттеләр.

Көз бәйрәменә балалар шигырьләр һәм җырлар өйрәнде, Б.Заходерның "Про всех на свете" әкиятен сәхнәләштерделәр һәм күрсәттеләр.

"Көзге могҗизалар" күргәзмәсендә әти-әниләр балаларның кул эшләрен карап хозурлана алды.

Бу бәйрәмдә тернәкләнү узучы балалар ай дәвамында алган барлык осталыкларын һәм күнекмәләрен күрсәтә алды. Бәйрәм балаларга да, өлкәннәргә дә бик ошады. Ул күңелле генә түгел, кызыклы да узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International