"Кайгырту" үзәгендә мастер-класс

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Әлмәт муниципаль районындагы "Кайгырту" үзәгенең гаилә һәм балаларга иҗтимагый ярдәм бүлегендә хезмәт күрсәтелүче балигъ булмаганнар өчен Г. Тукай исемендәге Үзәк балалар китапханәсендә  саламнан аппликация эшләү буенча мастер-класс узды.

Борынгы заманнардан бирле кеше, төрле әйберләр эшләп, аларны файдалану өчен уңайлы гына түгел, матур итеп кулланырга омтыла. Агач, таш, балчык, салам – барысы да эш өчен чимал булып тора.

Саламны кешеләр ныклы һәм җиңел әйберләр: җиһаз, букчалар, кәрҗин, келәмнәр, эшләпә, уенчыклар ясау өчен кулланган. Үткәндә генә түгел, хәзерге вакытта да, фән һәм техника көчле үсеш алган чорда, кеше төрле әйберләр, сувенирлар ясау өчен саламны бик теләп файдалана.

Салам белән аппликацияләү эше зур тәрбияви мөмкинлекләргә ия, аның барышында балаларның төс тоемлавын, ритмны, үлчәмне сиземләүне, күз үлчәмен кул шөгылен үстерә, рәссам-белгечкә генә түгел, ә теләсә кайсы һөнәр иясенә кирәкле сыйфатлар тәрбияли.

Остаханәдә балалар техник хезмәт һәм саламны сәнгатьчә эшкәртү өлкәсендә тирәнрәк белем һәм осталык алды. Остаханәнең төп бурычларыннан берсе – иҗади зирәклекне үстерүгә, һөнәрләрне аңлы рәвештә сайлап алу сәләтен ачыклауга ярдәм итү. Салам аппликациясе белән эшләнгән әйберләрдә хезмәт һәм эстетик тәрбия бирү чагылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International