Балык Бистәсендә сәяси репрессия корбаннарын хөрмәтләделәр

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

XX нче гасырның 30 нчы елларындагы сәяси репрессияләр чоры илебез елъязмасының фаҗигале сәхифәсе. Һәр кешенең биографиясендәге кыска юллар артында – аның фамилиясе, авыр язмышы, гаиләсенең күз яшьләре, чәлпәрәмә килгән хыяллары һәм өметләре.

Бүгенге көндә Балык Бистәсе муниципаль районында 22 реабилитацияләнгән кеше яши һәм алар берсе дә игътибарсыз түгел.

30 нчы октябрь көнне, сәяси репрессия корбаннарын искә алу көнендә, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рафаэль Исмәгыйлов Балык Бистәсе поселыгында яшәүче Тугашова Анна Владимир кызына һәм Сафина Нүрзидә Хафиз кызына район башлыгы исеменнән тыныч тормыш теләп буләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International