Министрлык сурдотәрҗемәчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлый

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген, 31 октябрьдә, Россиядә Сурдотәрҗемәче көне билгеләп үтелә. Бәйрәм, җәмгыятьнең игътибарын начар ишетүчеләр проблемаларына юнәлтү максатында, Бөтенроссия чукраклар җәмгыяте инициативасы белән 2003 елның гыйнварында гамәлгә куелды.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сурдотәрҗемәчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлый. Катлаулы һәм үзенчәлекле хезмәтләрендә иминлек, сәламәтлек тели.

Татарстан Республикасында үткәрелә торган социаль әһәмиятле чараларда күп еллар дәвамында актив катнашканнары, ярдәм иткәннәре, инвалидларга хезмәт күрсәткәннәре өчен олы рәхмәт белдерәбез. Киләчәктә дә уңышлы хезмәттәшлеккә өметләнәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International