30 нчы октябрь көнне, сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көнендә, Минзәлә халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге социаль педагогы Ольга Бывальцева ата-аналары репрессияләнгән балалар белән балигъ булмаган балалар арасында очрашу үткәрде.
Өлкән кешеләр балаларга үзләренең авыр балачаклары, әтиләренең авыр язмышлары турында сөйләделәр.
Социаль педагог катнашучыларга 30 октябрьдә Россиядә матәм акцияләре, истәлекле чаралар узуы хакында бәян итте. Чарада катнашучылар мемориалга чәчәкләр куйды һәм сәяси репрессия корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар.