"Балкыш" приютында  бүлмә гөлләрен үстерергә өйрәтәләр

2019 елның 8 ноябре, җомга

Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында "Чәчәк иле" программасын гамәлгә ашырыла. Биредә балаларны бүлмә үсемлекләре белән таныштыру буенча гамәли дәрес үткәрделәр.

Тәрбияче Энҗе Хөснетдинова хезмәт эшчәнлеге кысаларында, балаларны бүлмә гөлләрен дөрес карарга өйрәтә.

"Балалар чәчәкләр үсеше өчен җир, су һәм һава кирәклеген, шулай ук үсемлекләргә су сибәргә һәм эре яфракларны дымлы чүпрәк белән сөртергә өйрәнә. Эш барышында балаларда үсемлекләргә карата мәхәббәт, аларны карау теләге, табигать белән тере организм буларак аралаша белү тәрбияләнә", - дип нәтиҗә ясады тәрбияче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International