Замана кешесен аяк киеменнән башка күз алдына да китереп булмый. Җылы кышкы итекләр һәм җиңел җәйге босоножка, кичке туфли һәм уңайлы кроссовкалар аякларны теләсә нинди һава шартларында саклый.
Әмма кайчагында аяк киеме кыса, үкчәсе сына. Бу очракларда аяк киеме төзәтүчесе янына барырга кирәк. Аларның оста куллары хилафлыкларны бетерегә ярдәм итә. Балалар аяк киеме төзәтүче осталарның эш серләрен белде. Кайберләре киләчәктә үзләре дә аяк киеме остасы булырга теләүләрен белдерде.