Мультипсихометр чарасы һөнәри мөһим сыйфатларны ачыклый

2019 елның 8 ноябре, җомга

Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова яңа "Мультипсихометр" аппарат-программа психодиагностика комплексын кулланып, социаль хезмәт алучыга психодиагностика үткәрде.

Психодиагностика мөһим сыйфатларның, психологик һәм психофизик сыйфатларның киң спектрын һәм функциональ халәтнең характеристикаларын комплекслы бәяләү.

"Мультипсихометр" аппарат-программа психодиагностика комплексы һөнәри мөһим сыйфатларның, психологик һәм психофизиологик үзенчәлекләрнең киң спектрын үстерү дәрәҗәсен, һөнәр сайлаганда кандидатларның психологик халәтенә характеристикаларын комплекслы бәяләргә мөмкинлек бирә.

Һөнәри осталыкларын һәм кызыксынуларын аңлар өчен социаль хезмәт алучы Александр Алилуев "Дифференциаль-диагностик сораштыру", "Кызыксыну картасы" тестларын узды. Нейропсихологик тикшеренүләр максаты белән "Координация" тесты узды.

Психодиагностика нәтиҗәләренә карап Александр Алилуевка  киңәшләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International