8 ноябрьдә Алабуга районындагы "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә “Зарарлы гадәтләр турында файдалы сөйләшү” дигән профилактик әңгәмә үткәрелде.
Аны тәүлек буе эшли торган бүлек тәрбиячеләре оештырды. Әңгәмәнең максаты файдалы һәм зарарлы гадәтләр турында күзаллауларны формалаштыру.
Аз хәрәкәтле уен барышында балалар “зарарлы гадәтләр” һәм “файдалы гадәтләр” төшенчәләрен ныгытты. Викторина сорауларына җавап биреп, балалар файдалы гадәтләрне үзеңә тәрбияләргә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк дигән нәтиҗә ясады. Әлеге чарада 20 кеше катнашты.