"Кояшкай"да кызыклы кеше белән очрашу

2019 елның 8 ноябре, җомга

Яр Чаллының "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү  үзәгендә узган очрашуда шәһәрнең танылган рәссамы, кызыклы кеше Ренат Мусин булды. Ул мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, тормышта сизелерлек уңышларга иреште һәм җәмгыять хөрмәтенә лаек. Әлеге очрашуда 18 бала, 15 ата-ана катнашты.

Ринат Мусин 1 группа инвалид. Аның куллары һәм аяклары параличланган, әмма бу аңа яраткан эше белән шөгыльләнергә – рәсем ясарга комачауламый. Ренат 9 яшеннән Балалар мәрхәмәтлеге ордены педагог белән өйдә шөгыльләнә. 

1998 елдан башлап ул картиналарын майлы буяу белән яза башлый. Ренатның рәссам-оформителе белеме бар, шашка уйный һәм призлы урыннарга ия.

Үзе ирешкән уңышлары турында сөйләгәндә, Ренат барлык катнашучыларга үз көчеңә ышанырга, куелган максатка ирешү өчен үзеңдә көч табарга кирәк, дип сөйләде. Шулай ук ул ата-аналарга мөмкин кадәр күбрәк үз балаларына ярдәм итәргә, үз балаларына кызыксыну буенча шөгыль табарга, тормышта үзләрен табарга ярдәм итәргә кирәклеген әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International