"Наз" социаль приюты хезмәткәрләре өчен укулар узды

2019 елның 8 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Алабуга, Әгерҗе, Менделеевск районнары җирлеге кулланучылар хокукын һәм кеше  иминлеген кайгыртучылар өлкәсендә хезмәт куючы  Федераль хезмәт надзоры башлыгы урынбасары  Рәйсә Гыйсмәтуллина “Йогышлы авырулар. Грипп” буенча укулар уздырды. 

Ул чирләргә каршы вакцинация  ясауны  хезмәткәрләр һәм балаларга да көз аенда, авырулар киң таралганчы, кеше организмында иммунитет үсеш алганда ясауны максат итеп куйды. Үз чыгышында, грипп үпкә ялкынсынуы авыруы билгеләре белән дә охшаш булуы турында да кисәтте. Шуның өчен дә үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә , ә табибларга мөрәҗәгать итәргә кушты. Укуда 18 хезмәткәр катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International