"Астра" үзәгендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм концерты 

2019 елның 8 ноябре, җомга

7 ноябрьдә Алабуга муниципаль районындагы "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды. Бәйрәм “Изгелек планетасы”, мәдәният һәм сәнгать колледжы, “Алтын яшь” волонтерлар отряды белән берлектә үтте.

Үзәк хезмәткәрләре бәйрәмне видео ролик карау белән башлап җибәрде. Үзәктә дәваланучы балалар шигырьләр сөйләде, җырлар башкардылар. Бәйрәмне мәдәният һәм сәнгать колледжы үзенең концерт номерлары белән дәвам итте. “Алтын яшь” волонтерлар отряды балаларга кызыклы уеннар уйнатты. Бәйрәм бик күңелле үтте.

Сожыннан күмәкләп фотога төштеләр. Чарада 50 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International