"Асылташ" приютында тәрбияләнүчеләр грузин аш-су традицияләрен өйрәнә

2019 елның 8 ноябре, җомга

Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү алдыннан Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютына шәһәрнең мактаулы кешесе Дени Сергеевич Абрамашвили чакырылган иде. Ул "Хозяюшка"  клубы чакыруы буенча килде. Мәртәбәле кунак Грузия кулинария традицияләренә багышланган дәрес үткәрде.

Дәртле грузин музыкасы, кунакның колоритлы костюмы һәм хәнҗәр тәрбияләнүчеләрдә онытылмас тәэсирләр калдырды. Дени Сергеевич кызларны искиткеч грузин биюе белән сөендерде, барабанда уйнады.

Балалар кадерле кунакны үзләре әзерләгән грузин ризыгы - хинкали белән каршы алды. Алар барлык осталыкларын күрсәттеләр: камырны болгату һәм җәю, эчлек әзерләү, бик күп тигез, матур бөрмәләр белән хинкаллар ясау. Кызлар әлеге серләргә тәрбияче Анжела Назарян җитәкчелегендә "Хозяюшки"  клубы дәресләрендә өйрәнә.

Аксакал яшь кулинарлар белән тормышындагы кызыклы мизгелләре белән уртаклашты, киләчәккә үгет-нәсыйхәтләрен бирде. Ул Татарстан Республикасында яшәүче халыклар арасында дуслык, тынычлык һәм татулык әһәмиятен аерым ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International