ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, Инвалидлар декадасы алдыннан, 2019 елның 11-20 ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасында инвалидлар, шул исәптән инвалид бала хокукларын гамәлгә ашыруга кагылышлы мәсьәләләр буенча гражданнар мөрәҗәгате өчен кайнар элемтә эше оештырыла. Шулай ук татарстанлылар министрлыкка үз тәкъдимнәрен дә җибәрә ала.

Россиядә Театр елы уңаеннан Баулы интернат-йортында социаль эшләр буенча белгеч Р. Вәгыйзова һәм тәрбияче Л.Билалова социаль хезмәт алучылар белән берлектә театрның кызыклы төре - шәүлә театрына персонажлар әзерләү буенча эш алып барыла.


18
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә.

Югары Осланның "Өмет утравы" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, Куралово авыл җирлеге башлыгы В.Квашнева  белән берлектә шушы авыл җирлегендә яшәүче күп балалы гаиләләрнең яшәү шартларын тикшерде.

Теләче районының "Чишмә" комплекслы социаль үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә 146 өлкән яшьтәге кеше теркәлгән. Алар 19 социаль хезмәткәр карамагында тора. Халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтү өчен социаль хезмәткәрләр  инновацион технологиялар куллана.

Балык Бистәсе "Доверие – Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең пенсия яше алдындагы хезмәткәрләре өстәмә профессиональ белем ала.  Укуларны "Ворлдскиллс Россия" берлеге тормышка ашыра.

13 ноябрьдә Татарстанда 2019-2020 елларга чемпионат циклының "Яшь профессионаллар" (Ворлдскиллс Россия) төбәк чемпионаты башланды. Быел республикада беренче тапкыр " Хезмәтне саклау" компетенциясе игълан ителде.

18 нче ноябрь көнне "Демография" милли проектының "Өлкән буын" федераль проектын тормышка ашыру уңаеннан Чистай психоневрология интернатында социаль хезмәт алучылар өчен кулинар мастер-класс үткәрелде.

Бөгелмәнең "Ялкын" приютында Хәрби хезмәткә чакырылучы көнен билгеләп үттеләр. Приютта тәрбияләнүче  егет һәм кызлар янына кунакка чын хәрби килде, ул - үз тормышын профессиональ армиягә багышлаган Кадет мәктәбенең элеккеге курсанты Марат Абдуллин.

16 ноябрьдә Балтач районының Комаров-Завод авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мәүдүдә Исламова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International