13 ноябрьдә Татарстанда 2019-2020 елларга чемпионат циклының "Яшь профессионаллар" (Ворлдскиллс Россия) төбәк чемпионаты башланды. Быел республикада беренче тапкыр " Хезмәтне саклау" компетенциясе игълан ителде.
Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде:
I урын - Гаделшина Диана Нурсиль кызы, "Химия технологияләре өлкәсендә төбәк инжиниринг үзәге" АҖ. Эксперт-компатриот - Гурьянова Дарья Вячеславовна.
II урын - Магдиева Татьяна Владимировна, "Казан технология көллияте" КНИТУ. Эксперт-компатриот - Егорова Марина Сергеевна.
III урын - Кожевников Кирилл Денисович, "Н.В. Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте" ДАҺБУ. Эксперт-компатриот - Фәрхетдинова Наталья Викторовна.
Попов Константин Александрович ("Казан политехника көллияте" ДАҺБУ, эксперт-компатриот – Случаева Ирина Викторовна) профессиональлеге өчен медальонга лаек булды. Әлеге бүләк ярыш компетенцияләре буенча илкүләм яки халыкара чемпионатта уртачадан югарырак нәтиҗәгә ирешүне раслый.